ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роман Шәйхетдинов яңа вазифада Иннополис эшен төп биш юнәлеш буенча көчәйтәчәк

6 июнь 2019, 11:18 , Фото: архив

Роман Шәйхетдинов яңа вазифада Иннополис эшен төп биш юнәлеш буенча көчәйтәчәк Роман Шәйхетдинов республика вице-премьеры вазифасында төп бурычларны билгеләде.

(Санкт-Петербург, 6 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). Роман Шәйхетдинов Иннополис эшен төп биш юнәлеш буенча көчәйтәчәк. Татарстанның яңа билгеләнгән вице-премьеры Петербург халыкара икътисади форумы барышында «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Әлеге юнәлешләргә Иннополис Университетын, индустриаль проектларны үстерү, махсус икътисади зонага резидентлар җәлеп итү, шәһәр инфраструктурасын үстерү һәм аның белән нәтиҗәле идарә итү, Иннополис шәһәрендә махсус салым режимнары билгеләү керә», - диде ул.

Моннан тыш, элеккеге мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының бурычы – Иннополиста яшәүчеләр һәм резидентлар өчен сыйфатлы шартлар тудыру.

Роман Шәйхетдинов Татарстан Премьер-министры урынбасары итеп билгеләнде. Элеккеге мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрының кандидатурасын ТР Дәүләт Советының 48нче утырышында бертавыштан хупладылар. Министрлыкны Әлмәтнең элеккеге мэры Айрат Хәйруллин җитәкләячәк.

Роман Александрович Шәйхетдинов ТР Премьер-министры урынбасары - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасын 2012 елның 28 маеннан бирле биләде.


 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10