ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Каллиграфчы Нәҗип Нәккаш рәссам Зөфәр Низами эшләрен сәнгать үрнәге дип саный

6 июнь 2019, 10:01 , Фото: Салават Камалетдинов

Каллиграфчы Нәҗип Нәккаш рәссам Зөфәр Низами эшләрен сәнгать үрнәге дип саный Аның фикеренчә, хезмәтләрне киләчәктә мәчет яисә мәдрәсә тирәсендәге мәйданнарда куярга була.

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, каллиграф Нәҗип Нәккаш рәссам Зөфәр Низаминың эшләрен Казан һәм башка шәһәрләрдә мөселман архитектурасын бизи торган гаҗәеп сәнгать үрнәге булыр иде дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә күргәзмәдә сөйләде.

“Зөфәр Низаминың эшләре – төрле төстәге күләмле барельефлардан гыйбарәт. Бу эшләрне киләчәктә мәчет яисә мәдрәсә тирәләрендәге мәйданнарга куярга була”, - диде ул.

Нәҗип Нәккаш күргәзмәдә төрле алымнар кулланылганын әйтте. “Гәрчә татар язу сәнгатендә элек кәгазьгә генә эшләсәләр, хәзер төрле материалларга да мөрәҗәгать итәләр. Шуңа күрә гарәп каллиграфиясе сәнгате бер урында гына тормый, ул, яңалыклар кертеп, бервакытта да традицияләрне таптамый”, - ди ул.

“Татарларда шамаил сәнгате һәм гарәп каллиграфиясе” күргәзмәсе төрлелеге белән аерылып тора. Беркадәр формализм, эчтәлектән китү дә бар, ләкин ул төзәтеп була торган нәрсә”, - дип йомгаклады ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10