ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Рәссам Рөстәм Шәмсутов татар сәнгатендә гарәп графикасы үсеш кичерүен әйтте

6 июнь 2019, 11:53 , Фото: Салават Камалетдинов

Рәссам Рөстәм Шәмсутов татар сәнгатендә гарәп графикасы үсеш кичерүен әйтте Эшләрдә татар мәдәниятенең рухи эчке дөньясы да, шул ук вакытта замана чоры да яктыртыла

(Казан, 6 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Шәмсутов татар сәнгатендә гарәп графикасы классик каллиграфия һәм авангард юнәлешендә үсеш кичерә дип саный. Бу хакта ул «Татар-информ» хәбәрчесенә күргәзмә ачылышында сөйләде.

Мисал итеп ул берничә рәссамны атап үтте. «Айрат Хисмәтуллин – ислам кануннары белгече, рәссамчылыкка белем ала. Мин аны каллиграф-экспрессионист дип атар идем. Ул сәнгать методы ярдәмендә искитмәле эшләр ясый: төрле төстәге фон экспрессив эчтәлек өсти. Ул тәҗрибәдән курыкмый», - диде ул.

Шулай ук ул яшь рәссам Роза Хуҗинаның 2015 елда гарәп графикасына мөрәҗәгать итүен, бүгенге көндә профессиональ рәссам булуын искәртте. «Аның авторлыгындагы эшләр аерылып тора», - дип сөйләде Рөстәм Шәмсутов.

«Хәзерге заман каллиграфиясе бүгенге көндә останың үзенчәлекле карашыннан тора. Һәр рәссам гарәп графикасына да, татар мәдәниятенең рухи эчке дөньясына да мөрәҗәгать итә, шул ук вакытта замана чорын да сурәтли», - дип аңлатты рәссам.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10