ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Әлмәт театры Керчьта халыкара фестивальдә катнаша

6 июнь 2019, 08:34 , Фото: Рамиль Гали/архив

Әлмәт театры Керчьта халыкара фестивальдә катнаша Фестивальдә әлмәтлеләр «Медея: материал» спектаклен тәкъдим итә.

(Казан, 6 июнь, «Татар-информ»). Әлмәт театры «Медея: материал» спектакле белән «Боспорские агоны» XXI халыкара антик сәнгать фестивалендә катнаша. Фестиваль Керчь шәhәрендә үткәрелә.

Театраль фестивальдә Казахстан, Адыгея, Дагыстан, Татарстан республикаларыннан, Екатеринбург, Симферополь, Севастополь, Омск, Белгородтан профессиональ коллективлар катнаша.

2019 елгы театр конкурсының үзенчәлеге – классик драма hәм оперетта, балет һәм музыкаль баллададан алып курчак театрына кадәр булган спектакльләрнең төрлелеге.

  • «Медея: материал» спектаклен Эдуард Шахов Хайнер Мюллер hәм Еврипид текстларына нигезләнеп куйган иде.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10