ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Зәй Сабан туе ачылыш тантанасына 200 кеше җәлеп ителгән

6 июнь 2019, 23:00 , Фото: zainsk-rt.ru

Зәй Сабан туе ачылыш тантанасына 200 кеше җәлеп ителгән Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Сабан туена әзерлек буенча кабатлаулар бара.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Рәзимә Кашапова). Зәйлеләр Сабантуйга әзерләнә. Бәйрәм ачылышының мәдәни өлешендә 200 кеше катнашуы көтелә. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Ринат Фәрдиев исемендәге ял паркында Сабантуйга әзерлек буенча кабатлаулар бара.
 
"Район-шәһәр  һәм читтән чакырылган иҗат коллективлары аны ачу тантанасында музыкаль-бию композиция күрсәтәчәк. Аңа 200гә якын кеше җәлеп ителде. Шулай итеп Зәй Сабантуе иртәнге 10 сәгать 30 минутта әлеге композиция белән ачыла", - диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10