ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Ел башыннан Әлмәт районы территориясендәге юл һәлакәтләрендә 7 кеше үлгән

6 июнь 2019, 01:00

Ел башыннан 27 майга кадәр вакыт аралыгында Әлмәт шәһәре һәм районы территориясендә 74 юл-транспорт һәлакәте булган.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Әлмәт районы территориясендәге юл һәлакәтләрендә быел 90 кеше зыян күргән 7 кеше һәлак булган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Ел башыннан 27 майга кадәр вакыт аралыгында Әлмәт шәһәре һәм районы территориясендә 74 юл-транспорт һәлакәте булган.
 
Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре саны ике тапкырга диярлек арткан. 2018 елның шул ук чорында Әлмәттә 40 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Аларда 56 кеше зыян күргән һәм җиде кеше һәлак булган.
 
Әлмәттә велоспорт үсеше белән велосипедчылар катнашында юл-транспорт һәлакәтләре саны да арта. Агымдагы елның биш аенда алты велосипедчы юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күргән, ә узган ел бу вакыт эчендә бер генә кеше дә булмаган.
 
ЮХИДИ мәгълүматларына караганда, велосипедчылар һәм җәяүлеләр катнашындагы юл-транспорт һәлакәтләренең иң еш сәбәбе - машина йөртүчеләрнең өстенлек бирмәве.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10