ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районы Чуваш Кичүе авылында яңа табиблык амбулаториясе төзелеше төгәлләнә

6 июнь 2019, 22:00

Хәзер бер бригада амбулаториянең түбәсен яба, икенчесе бүлмәләр бүлүдә эшли.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Чуваш Кичүе авылында яңа табиблык амбулаториясе төзелеше төгәлләнүгә таба бара. Бу хакта район газетасы хәбәр итә.
 
Модульле амбулатория бинасын “Строитель и К” җәмгыяте төзи. Корылманың стеналары күтәрелгән инде. Хәзер бер бригада амбулаториянең түбәсен яба, икенчесе бүлмәләр бүлүдә эшли. 
 
“Строитель и К” җәмгыяте баш инженеры Әнәс Вәлиуллин әйтүенчә, алар төзелеш эшләрен ике-өч атнада төгәлләргә җыеналар. Ләкин медицина учреждениесенең яңа бинасын файдалануга тапшыруга документлар, инженерлык коммуникацияләре өчен рөхсәт кәгазьләрен рәсмиләштерү вакытны сузарга мөмкин. 
 
Ничек кенә булмасын, быел Чуаш Кичүендә дистәгә якын авыл халкына хезмәт күрсәтә торган табиблык амбулаториясе пациентларны кабул итә башлаячак.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10