ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әлки районына берьюлы дүрт йөз баш ат кайтарылды

6 июнь 2019, 00:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки районына берьюлы дүрт йөз баш ат кайтарылды Моңа кадәр буш торган мал абзарлары эшли башлаган.
(Казан, 6 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районының “Көньяк-Көнчыгыш Әлки” филиалына күптән түгел 400 баш ат кайтарылган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Карамалы терлек корпусына 260 баш бия урнаштырылды. Алар инде тайлый да башлады. Ә Борискино авылында хәзер 130 баш айгыр асрала, диелә хәбәрдә. 
 
Белгечләр әйтүенчә, атлар районга китерелгәнче әллә ни тәрбия күрмәгәннәр. Хәзерге отрядларда әйбәт ашатылып, яхшы карау булганга бик тиз көрәеп киткәннәр. Инде бахбайларны сатып алучылар да табылган.
 
Районга күпләп атлар кайтарылуны хупларга гына кала. Никадәр кешегә хезмәт урыны булган, буш торган мал абзарлары эшли башлаган.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10