ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

М7 трассасында җиңел автомобиль зур йөк машинасы астына килеп кергән

5 июнь 2019, 20:34 , Фото: соцсети

М7 трассасында җиңел автомобиль зур йөк машинасы астына килеп кергән Машинаның копоты, шофер ягындагы ишеге җимерелгән, алдагы һәм шофер ягындагы тәрәзәләре ватылган.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Татарстанда М7 трассасында җиңел автомобильнең зур йөк машинасына бәрелү мизгеле видеога эләккән. Авария урынында төшерелгән кадрларны социаль челтәр кулланучылар үз аккаунтларына урнаштырган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, юл-транспорт һәлакәте бүген көндез, Чаллы тирәсендә булган.

Кадрларда күренгәнчә, зур булмаган фургон-җиңел машина йөк автомобиленең артына бәрелгән. Машинаның копоты, шофер ягындагы ишеге җимерелгән. Алдагы һәм шофер ягындагы тәрәзәләре ватылган. Көчле бәрелү нәтиҗәсендә, җиңел автомобиль зур йөк машинасының ярымприцебы астына кергән.

Автомобиль янында ЮХИДИ һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре бар. Авариянең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр саны ачыклана.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10