ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә

5 июнь 2019, 18:22 , Фото: архив/Рамиль Гали

Иртәгә Татарстанда яшенле яңгырлар көтелә Көндез һәм кич республикада урыны белән секундына 15-20 метр тизлектәге көчле җил булы ихтимал.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Иртәгә, 6 юньдә, Татарстанда төнлә урыны белән, ә көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Бу турыда Татарстанның Гидрометеорология үзәгенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Көннең икенче яртысында һәм кич яшенле яңгыр, шулай ук көнбатыштан секундына 15-20 метр тизлектә исүче көчле җил көтелә.

Татарстан синоптикларының беренчел фаразлары буенча, һава шартлары начарлану үзәге Көнбатыш Себергә туры килгән циклон йогынтысына бәйле.

Төнлә 10 градус җылы, ә көндез +23, +28 градус җылы булачак.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10