ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Равил Гайнетдин белән очрашты

5 июнь 2019, 18:01 , Фото: kremlin.ru

Владимир Путин Мәскәү Кремлендә Равил Гайнетдин белән очрашты Мөфти Президентка Россия мөселманнарының яңа казанышлары, үсеш өстенлекләре һәм киләчәккә билгеләнгән бурычлары турында сөйләде.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). 4 июньдә, Ураза бәйрәме көнендә, Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин Россия мөселманнарының дини лидеры, мөфти шәех Равил Гайнетдин белән очрашты. Алар илдә мөселман җәмәгатьчелеге үсеше турында сөйләште. Бу хакта Россия мөселманнары Диния Нәзарәте сайты хәбәр итә.

Президент Россиядә яшәүче 25 миллион мөселманга котлау сүзләре җиткергән. Мөфти шәех Равил Гайнетдин Владимир Путинга Россия мөселманнарының яңа казанышлары, үсеш өстенлекләре һәм киләчәккә билгеләнгән бурычлары турында әйткән. 

"Мөфти Равил Гайнетдин Владимир Путинга Россия мөселманнары Диния Нәзарәте һәм Россия Мөфтиләр шурасы проектлары турында сөйләде. Бу проектлар Россия мөселманнарының интеллектуаль, социаль, институциональ үсешенә юнәлгән. Шулай ук халыкара мәйданда рухи дипломатия стратегиясен тормышка ашыруны да күздә тота", диелә бу хәбәрдә.

Әңгәмәдәшләр мөселманнарны социальләштерү һәм мөселман тәгълиматы буенча мәктәп булдыруның элеккегечә актуаль булуын дә раслаган.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10