ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Түбән Каманың 300дән артык артисты Новосибирскига Федераль Сабантуйга китте

5 июнь 2019, 16:51

Халык саны буенча Россиядәге өченче шәһәрдә җырчылар һәм биючеләр милли татар бәйрәме, Сабан туен уздырачак.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Бүген Түбән Камадан төрле яшьтәге 300дән артык артист Новосибирскига китте. 2,5 мең чакрым араны алар тимер юлда узачак. Бу хакта Түбән Кама районының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Халык саны буенча Россиядәге өченче шәһәрдә җырчылар һәм биючеләр милли татар бәйрәме, Сабан туен уздырачак. Федераль Сабантуй 8 һәм 9 июньдә булачак. Аның төп төп оештыручылары - Түбән Кама вәкилләре. 

8 июньдә Новосибирск ипподромында ат спорты ярышлары һәм авыл хуҗалыгы ярминкә-күргәзмәсе узачак. Ат чабышы һәм юртак токымлы атларда йөрү, шул исәптән татар йолалары буенча йөрү дә булачак.

9 июньдә “Михайлов яр буе” мәдәният һәм ял паркында тантаналы ачылыш һәм бәйрәм чаралары булачак. Иҗат коллективлары катнашында концерт программалары, традицион авыл гаиләсенең көнкүрешен тасвирлаган “Татар утары” интерактив мәйданчыгы, көрәш ярышлары, олылар һәм балалар өчен милли уеннар, халык сәнгате һөнәрләре ярминкәсе, милли ризыклар тәкъдим ителәчәк.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10