ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанның Кремль урамындагы йорт подвалында хатын-кыз мәете табылган

5 июнь 2019, 16:16

Кеше мәете табылу факты буенча тикшерү эше ачылган.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). Казанның Кремлевская урамындагы ташландык йорт подвалында хатын-кыз гәүдәсе табылган. Бу хакта “Татар-информ”га Татарстан Республикасы буенча Россия Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий хәбәр итте.

“5 июнь иртәсендә Казанның Кремлевская урамындагы ташландык йорт подвалында 30-45 яшьләр чамасындагы, билгесез хатын-кыз мәете табылды. Мәеттә көчләп үтерү билгеләре табылмады. Әлеге факт буенча тикшерү эше бара”, - диде Андрей Шептицкий.

Тикшерү версиясе буенча, билгеле яшәү урыны булмаган хатын-кыз якынча бер ай элек үлгән. Баштарак хатын-кызның югалуы турында аның танышы хәбәр иткән булган.

Үлем сәбәбен ачыклау өчен җәсәдне экспертизага җибәргәннәр. Тикшерүчеләр әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклый.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10