ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Горький паркында һәм Иске Татар бистәсендә ачык һавада кино күрсәтәчәкләр

5 июнь 2019, 16:09 , Фото: архив/Салават Камалетдинов, Рамиль Гали

Горький паркында һәм Иске Татар бистәсендә ачык һавада кино күрсәтәчәкләр “Киносреда” проекты кысаларында тамашачыларга кинематоргафия тарихындагы иң яхшы комедияләр тәкъдим ителәчәк.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Марат Ишкильдин). “Татаркино” оешмасы “Киносреда” проекты кысаларында, Горький паркында һәм Иске Татар бистәсендә ачык һавада кинокомедияләр күрсәтүне оештыра. Бу турыда бүген “Татар-информ” агентлыгында узган матбугат конференциясендә “Татаркино” оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова әйтте. 

“Безнең “Киносреда” проекты бар. Без быел Аксенов паркында гына түгел, ә Горький паркында һәм Иске Татар бистәсендә дә комедияләр күрсәтүне планлаштырабыз. Кинематография тарихындагы иң яхшы комедияләр күрсәтеләчәк”, - диде спикер.

“Миңа калса, бу аудиториянең шактый өлешен җәлеп итәргә булышачак. Чөнки комедияләр беркайчан да искерми”, - диде “Татаркино” директоры.

Комедияләрне караган саен карыйсы килә, шуңа күрә мондый контент тамашачыда кызыксыну уята ала, дип өстәде Айтуганова.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10