ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Башкортстанда булган давыл мәктәп түбәсен куптарган

5 июнь 2019, 15:44 , Фото: МЧС по РБ

Башкортстанда булган давыл мәктәп түбәсен куптарган Нәтиҗәдә 225 баланы һәм 30 хезмәткәрне эвакуацияләгәннәр.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”). 5 июньдә, Башкортстанның Авыргазы районы Толбазы бистәсендә көчле җил 1нче лицей түбәсенең бер өлешен куптарган. Давыл чыкканда, җәйге лагерь урнашкан башлангыч мәктәп бинасында 225 бала һәм 30 хезмәткәр булган. Аларның барысын да эвакуацияләгәннәр. Бу хакта “Башинформ” агентлыгы яза.

“120 квадрат метр мәйданда профнастил түбәгә зыян килгән. Түбәне төзекләндергән вакытта җәйге лагерьне Толбазының балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенә күчерәчәкләр”, - диделәр Башкортстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10