ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Фәрит Уразаев татар авылын саклар өчен “Актаныш модел”е терминын тәкъдим итте

5 июнь 2019, 16:42 , Фото: Рамиль Гали

Фәрит Уразаев татар авылын саклар өчен “Актаныш модел”е терминын тәкъдим итте Ул Актаныш районының татарлыкны саклауда мөһим роль уйнавын әйтте.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Айгөл Шәйхлисламова). Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Фәрит Уразаев “Актаныш модел”е төшенчәсен кертергә тәкъдим итте. Бу хакта ул “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткән Ык буе татар авыллары Сабан туе һәм фәнни-гамәли чарага багышланган матбугат конференциясендә әйтте.

Фәрит Уразаев Актаныш районының татарлыкны саклауда мөһим роль уйнавын әйтте. "Ул татар дөньясы өчен уникаль район. Киләчәктә Татарстанда бер татар авылы да юкка чыгарга тиеш түгел, Актаныш районында ничек сакланган, шулай сакланырга тиеш”, - диде ул.

“Актаныш модел”е башка елга буйларында урнашкан татар яшәгән төбәкләргә дә күчәргә тиеш. Күпмедер күләмдә без аның киләчәген җыеннар форматында күрәбез, ягъни ул икътисади-социаль проблемаларны күтәрә торган проект булып үсеп җитәргә тиеш”, - диде Фәрит Уразаев. 

  • 16 июньдә Актаныш районында Ык елгасы буенда урнашкан 14 районны берләштерүче Сабан туе үтәчәк. Ул өченче тапкыр үткәрелә. Беренчесе 2017 елда Туймазы районының Төмәнәк авылында, икенчесе 2018 елда Азнакайда үткәрелгән. Анда Татарстан, Башкорстан республикалары һәм Оренбург өлкәсенең 14 районыннан кунаклар килергә тиеш.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10