ҺАВА ТОРЫШЫ +12 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Миңнеханов Швейцария икътисады буенча статс-секретарь белән фикер алышты

5 июнь 2019, 14:36 , Фото: tatarstan.ru

Миңнеханов Швейцария икътисады буенча статс-секретарь белән фикер алышты
 Татарстан белән Швейцария арасында товар әйләнеше елына әлегә 112 млн доллардан артмый.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Швейцариянең икътисад буенча статс-секретаре Мари-Габриэль Инайхен-Фляйш белән хезмәттәшлекнең ихтимал юнәлешләре турында фикер алышты. Бу хакта республика башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Швейцария компанияләре фармацевтика, төзелеш, компрессорлар һәм коммуналь техника җитештерү кебек юнәлешләр буенча Татарстан белән хезмәттәшлек итә. Моннан тыш, КАМАЗ линиясе буенча хезмәттәшлек алып барыла.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
со статс-секретарем по экономике Швейцарии 
госпожой Мари-Габриэль Инайхен-Фляйш

«Товар әйләнеше әлегә зур түгел – 112 млн доллар. Минем фикеремчә, бездә сәүдә-икътисади мөнәсәбәтләрне үстерү өчен потенциал бар», – диде Татарстан Республикасы Президенты һәм багланышлар җәелдерелергә мөмкин булган өлкәләрне санап үтте.

Аерым алганда, ул нефть эшкәртү, нефть химиясе һәм машина төзелеше кебек өлкәләрне искәртте. Шулай ук соңгы елларда Татарстанның IT, яңа материаллар җитештерү, медицина һәм АПК өлкәләрендә актив эшләвенә, эре инфраструктура проектларын гамәлгә ашыруына игътибарны юнәлтте.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
со статс-секретарем по экономике Швейцарии 
госпожой Мари-Габриэль Инайхен-Фляйш

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов мәдәният, туризм, мәгариф һәм фән өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү мөмкинлекләрен карарга тәкъдим итте. Ул Казанда 4-9 июньдә «Швейцария көннәре» фестивален уздыруны мөнәсәбәтләрне ныгытуда җитди адым дип атады. Мари-Габриэль Инайхен-Фляйш Рөстәм Миңнехановка очрашу өчен рәхмәт белдерде һәм Швейцария кантоннары белән Россия төбәкләре арасында хезмәттәшлекнең мөһимлеген билгеләп үтте.

Шул ук вакытта Швейцария икътисады буенча статс-секретарь делегациянең Татарстанга карата кызыксынуы аның инвесторлар өчен җәлеп итәрлек икътисади яктан алга киткән төбәк булуы белән бәйле дип өстәде. Ул икеяклы сәүдә-икътисади элемтәләрне үстерү өчен күп мөмкинлекләр булуына игътибар итте.

Встреча Президента Республики Татарстан 
Р.Н. Минниханова 
со статс-секретарем по экономике Швейцарии 
госпожой Мари-Габриэль Инайхен-Фляйш

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10