ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар дөньясы

Истанбулда Сабантуйның кайчан үтәчәге билгеле булды

5 июнь 2019, 15:04 , Фото: Айгөл Галиуллина

Истанбулда Сабантуйның кайчан үтәчәге билгеле булды Милли бәйрәм быел егерме тугызынчы тапкыр узачак.

(Казан, 5 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). 16 июньдә сәгать 10:00да Истанбулда егерме тугызынчы тапкыр Сабантуе үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә Сабантуйның алып баручысы Айгөл Галиуллина хәбәр итте.

“Милли бәйрәм яшьләрнең бүләк җыюы белән башланып китәчәк. 11:00 сәгатьтә Сабантуйның рәсми ачылышы булачак, Татарстаннан килгән студентлар, рәссамнар һәм биючеләр осталыкларын күрсәтәчәк. Төшке ашта исә кунакларны милли ризыклар белән сыйлаячакбыз”, - диде ул.

Төштән соң кашыкка йомырка салып йөгерү, капчык белән сикерү, кул көрәше, каймактан акча эзләү, чүлмәк вату, көрәш, канат тарту һ.б. төрле уеннар булачак. Җиңүчеләргә бүләкләр биреләчәк.

Сабантуй Истанбулның Сарыер районының Белград урманында узачак. Айгөл Галиуллина сүзләренчә, урыннар саны чикле – милли бәйрәмдә барлыгы 300 урын каралган. “Кунаклардан Татарстаннан артистлар, шулай ук Россиянең Истанбулдагы генераль консулы да киләчәк”, - диде ул.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10