ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Эшче төркем административ хокук бозулар турында яңа кодекс концепциясен хуплады

5 июнь 2019, 14:05

Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев административ хокук бозулар турында яңа кодекс (КоАП) буенча фикер алышу өчен утырыш уздырды.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ»). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев административ хокук бозулар турында яңа кодекс (КоАП) буенча фикер алышу өчен утырыш уздырды. Эш төркеме тәкъдим ителгән концепцияне тулаем хуплады. Бу хакта Хөкүмәт матбугат хезмәте хәбәр итә.

Җыелышта Хөкүмәт Рәисе урынбасары Константин Чуйченко, Россия Президентының Дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Лариса Брычева, юстиция министры Александр Коновалов һәм Югары суд рәисе Вячеслав Лебедев катнашты.

Май аенда Медведев яңа кодекс кирәклеге турында белдерде. Аның сүзләренә караганда, хәзерге кодекс — «куркыныч һәм куллану авыр диярлек, күп нормалар белән артык тулган».

Ул искәрткәнчә, якын арада Хөкүмәттә контроль-күзәтчелек системасын реформалау концепциясе тәкъдим ителәчәк, ә бизнес-берләшмәләргә Россия Федерациясе күзәтчелек кодексы проекты тәкъдим ителәчәк. Аларның нормалары административ хокук бозулар турындагы кодекс белән синхронизацияләнгән булырга тиеш.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10