ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Россиянең иң чиста һәм иң пычрак төбәкләре аталды

5 июнь 2019, 16:35

Яз көннәрендә иң чиста төбәкләр булып Тамбов өлкәсе, Алтай крае, Алтай Республикасы һәм Белгород өлкәсе танылды.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”). Красноярск крае, Оренбург, Түбән Новгород, Иркутск, Чиләбе һәм Свердловск өлкәләре Россиянең иң "пычрак" төбәге булды. Бу хакта "Яшел патруль" иҗтимагый оешмасы хәбәренә сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Экспертлар язгы тикшеренүләргә йомгак ясадылар һәм экологик рейтинг төзеделәр.

Алар төп проблемаларның берсе дип төбәкләрнең чүп-чар реформасын эшләтеп җибәрә алмавын һәм яңа, гамәлдәге куәтләрне оештыру һәм полигоннарга чүп чыгаруны киметү урынына калдыкларны сортировкалау һәм эшкәртү имитациясенә мөрәҗәгать итүен атады.

Яз көннәрендә иң чиста төбәкләр булып Тамбов өлкәсе, Алтай крае, Алтай Республикасы һәм Белгород өлкәсе чыкты.

Узган ел ахырында "Яшел патруль" оешмасы иң имин экологик хәл булган төбәкләр рейтингын төзегән. Аны Тамбов өлкәсе җитәкли. Аның артыннан Алтай крае һәм Алтай Республикасы килә. Шулай ук унлыкка Курск, Белгород, Мурманск, Магадан өлкәләре, Коми Республикасы һәм Санкт-Петербург кергән.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10