ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Оренбургта бәйләүчеләр көне үтәчәк

5 июнь 2019, 12:18 , Фото: tatar-congress.org

Оренбургта бәйләүчеләр көне үтәчәк Чара Оренбург шәһәренең «Милли авыл» мәдәни комплексында урнашкан «Оренбургское подворье» йортында узачак.

(Казан, 5 июнь, "Татар-информ"). «Оренбург халык сәнгать кәсепләре» осталар һәм һөнәрчеләр ассоциациясе 2019 елның 8 июнендә бәйләүчеләр көнен үткәрә. Аның инициаторы – «Оренбург йорты» хуҗабикәсе, «Оренбург өлкәсе шәл бәйләүчеләр гильдиясе» рәисе, беренче мамык шәле музее директоры Галия Ким кызы Әпсәләмова. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

  • Беренче тапкыр киң җәмәгатьчелек алдында бәйләү көне Парижда 2005 елда уза. Бәйләү яратучы Даниэль Лендес бу күңелле бәйрәмне уйлап чыгара. Вакытлар узу белән халык арасында бәйләү белән французлар гына түгел, ә башка илләрдә яшәүче хатын-кызлар да мавыккан (бәйрәм, мәсәлән, АКШ, Англия, Швеция, Финляндия, Норвегия, Эстония шәһәрләрендә үткәрелә).
  • Якынча мәгълүматлар буенча, бүген планетабызның 350 шәһәрендә осталар үзләренең сәләтләрен күрсәтеп, энәләр һәм йомгакларга яңа бәйләү сөючеләрне җәлеп итәләр.

Оренбург, Россиянең күп кенә шәһәрләре кебек үк, Бөтендөнья акциясенә кушыла. Бәйрәмдә катнашучыларны һәм кунакларны бик бай программа көтә: бәйләнгән эшләнмәләр күргәзмәләре, бу җиңел булмаган шөгыльне өйрәнергә теләүчеләр өчен мастер-класслар, концерт программасы, аралашу һәм башкалар. Элек игълан ителгән «Җылы оекбашлар бәйлик» акциясе нәтиҗәләре буенча, әзер продукцияне балалар йортларына тапшырачаклар, ә алдан әзерләнгән 20х20 см «игелек квадратлары» «Тынычлык келәме» өчен нигез булачак.

Бу зур бәйрәмнең эпилогы булып «Оренбургвяжетдружно» акциясенең старт алуы булачак. Һәр теләгән кеше үзенең «игелек квадраты»н бәйли алачак, алар картлар йортларында яшәүче безнең өлкән яшьтәге оренбурглылар өчен уңайлы җылы пледлар өчен нигез булачак. Акция 1 октябрьгә кадәр дәвам итәчәк һәм ул өлкәннәр көненә багышлана.

Чара Оренбург шәһәренең «Милли авыл» мәдәни комплексында урнашкан «Оренбургское подворье» йортында узачак. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10