ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

«Зөләйха күзләрен ача» сериалының беренче постерында Чулпан Хаматова басылган

5 июнь 2019, 12:26

Плакатта кулында сабый белән фильмның төп герое сурәтләнгән.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). «Россия 1» телеканалы Instagramында «Зөләйха күзләрен ача» күп серияле драмасының беренче постеры дөнья күрде.

«Зөләйха күзләрен ача» күп серияле драмасының беренче постерын тәкъдим итәбез. Фильм Гүзәл Яхинаның шул ук исемдәге романы-бестселлеры буенча төшерелде. Төп рольне Чулпан Хаматова башкарды. Тиздән «Россия» телеканалында Премьера!»- диелә телеканал хәбәрендә.

Плакатта кулындагы сабый белән фильмның төп герое сурәтләнгән.

Тамашачылар сериалның чыгуын түземсезлек белән көтә. «4 еллап элек укыдым! Китап бик көчле тәэсир калдырды! Кинематограф тәэсирләрне бозмас дип телим, карарбыз... », «Китап миңа бик ошады», – дип хис – кичерешләре белән уртаклашты фолловерлар.

Күп серияле тасмалар Россиянең һәм Татарстанның төрле почмакларында төшерелде. Кинематографистлар төркеме Пермь краенда, Татарстанның Лаеш районында һәм Казанда булырга өлгерде.

«Зөләйха күзләрен ача» мини-сериалы 2019 елда экраннарга чыгачак, төгәл дата әлегә билгеле түгел. Драма 52шәр минутлык сигез сериядән тора.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10