ҺАВА ТОРЫШЫ -1 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Роман Шәйхетдинов дәвамчысы Айрат Хәйруллинның уңышлы эшенә ышана

5 июнь 2019, 12:12 , Фото: архив/Рамиль Гали

Роман Шәйхетдинов дәвамчысы Айрат Хәйруллинның уңышлы эшенә ышана «Аның нәрсә эшләргә кирәклеге турында күзаллавы яхшы», - диде ул.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры булып эшләгән Роман Шәйхетдинов үзен алмаштырган Айрат Хәйруллинның уңышлы эшенә ышана. Бу хакта ул журналистларга фикерен белдерде.

«Айрат Ринатовичның бай тәҗрибәсен исәпкә алсак, ул министрлыкның бурычларын аңлый. Ул да бит «Электрон Хөкүмәт һәм республикада цифрлаштыру эше башында торган кеше. Аның нәрсә эшләргә кирәклеге турында күзаллавы яхшы», - диде Роман Шәйхетдинов.

  • Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Айрат Хәйруллинны мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры вазифасына билгеләү турында Указ имзаланганын әйтте. Моңа кадәр Хәйруллин Әлмәт муниципаль районы башлыгы вазифаларын башкарды.
  • Роман Шәйхетдинов исә, Иннополис мәсьәләләре белән шөгыльләнү буенча ТР вице-премьеры булды.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10