ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Рамазан гаете уңаеннан, Әгерҗедә балаларга бәйрәм оештырганнар

5 июнь 2019, 22:00 , Фото: agryz-rt.ru

Рамазан гаете уңаеннан, Әгерҗедә балаларга бәйрәм оештырганнар Бәйрәмдә балаларга бүләкләр һәм татлы күчтәнәчләр өләшенгән.
(Казан, 5 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре", Асия Корбангалиева). 4 июнь көнне Әгерҗенең "Нур" мәчетендә, Рамазан гаете уңаеннан, балаларга бәйрәм оештырылган. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Балалар  бәйрәмгә әти-әниләре белән бергәләп килделәр. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин  барчасын Ураза гаете белән котлады. Балаларның бәйрәм итүен карарга район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов та килде.
 
Чара кечкенә балаларның Коръән аятьләрен, сүрәләрен укулары белән башланды. Балалар өчен викторина, күңелле уеннар, ярышларны район хакимияте хезмәткәре Энҗе Муллахмәтова һәм Дилмира Ибәдуллаева оештырды. 
 
Балалар җитезлектә, өлгерлектә, зирәклектә ярышты. Футбол да уйнадылар, тоннель аша да чыктылар, аркан да тартыштылар. Ә әтиләре аркан тартышканда көч биреп торды.
 
Табышмакларның җавапларын табу да бик кызыклы булды. Аларның җавапларын табучылар арасында лотерея да оештырылды. Батутларда сикерү дә, карусельдә әйләнү дә балаларга бик ошады. “Тылсымлы капчык”тан һәркем бүләк тә алды. Понида йөрү дә балалар өчен көтелмәгән шатлык булды.
 
Бәйрәмдә балаларга бик күп бүләкләр һәм тәмле-татлы күчтәнәчләр өләшенде. Йөз бала кулына күчтәнәч тутырылган пакет, күңел тулы шатлык-куаныч алды бәйрәм чарасыннан. Аннан бәйрәм мул итеп әзерләнгән табын артында дәвам итте.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10