ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Рәсми Татарстан

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының йомгаклау сессиясендә катнаша

5 июнь 2019, 09:17 , Фото: архив/Рамиль Гали

Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советының йомгаклау сессиясендә катнаша Сессиядә республика Дәүләт Советына сайлаулар көне билгеләнәчәк.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов V чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының йомгаклау сессиясендә катнашачак. Бу хакта Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

«Рөстәм Нургалиевич Татарстан Дәүләт Советы сессиясендә катнашачак. Бу әлеге чакырылышның йомгаклау сессиясендә Дәүләт Советына сайлаулар көне билгеләнә. Кайбер актуаль закон проектлары буенча фикер алышу көтелә», - диде ул.

Шуннан соң Татарстан Президенты Александр Пушкинның туган көне алдыннан аның исемендәге Мәдәният үзәгендә булачак. Казанда шагыйрьнең туган көне 6 июньдә билгеләп үтеләчәк.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Санкт-Петербургка Петербург халыкара икътисади форумында катнашу өчен барачак. Саммитта бик бай программа каралган. Чарада Россиянең кайбер төбәкләре белән килешүләр имзалау, шулай ук компания җитәкчеләре белән очрашулар көтелә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10