ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Төрекмән театры "Нәүрүз" программасына кергән спектакльне башкасына алыштырган

5 июнь 2019, 10:14 , Фото: Владимир Васильев

Төрекмән театры Программага Мәхтүмкули исемендәге Төрекмән милли музыкаль драма театрының «Тумар патшабикә» музыкаль трагедиясе кертелгән булган.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Төрекмән милли музыкаль драма театры «Нәүрүз» театр фестивале программасына кертелгән спектакльне фестиваль башланыр алдыннан гына башкасы белән алыштырган. Казанда коллектив башка әсәр белән чыгыш ясаячак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә театрның программа директоры Нияз Игъламов әйтте.

«Без алар тәкъдим иткән спектакльне карадык, программага керттек, буклетка керттек. Бу тарихи драма иде. Юлга чыгар вакыт җиткәндә генә аларның төп рольдә уйный торган артисты авырып киткән һәм алар башка спектакль белән алыштырганнар. «Безнең бик катнашасы килә», диләр», - ди Нияз Игъламов.

«Нәүрүз» театр фестивале программасына Мәхтүмкули исемендәге Төрекмән милли музыкаль драма театрының «Тумар патшабикә» музыкаль трагедиясе кертелгән булган. Ул 6 июнь көнне көндезне 12.00 сәгатьтә Тинчурин театрында күрсәтеләсе иде. Шул ук вакытта театр коллективы икенче бер спектаклен тәкъдим итәчәк.

  • Казанда төрки халыкларның "Нәүрүз" халыкара театр фестивале бара. Камал, Тинчурин, Кариев театрлары, ТЮЗ һәм "Әкият" курчак театры сәхнәләрендә төрки халыкларның театр коллективлары алып килгән спектакльләр милли телләрдә тәкъдим ителә.

 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10