ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Нияз Игъламов: Татарстанда куелган яхшы спектакльләр ике фестивальгә бүленә

5 июнь 2019, 11:15 , Фото: архив/Рамиль Гали

Нияз Игъламов: Татарстанда куелган яхшы спектакльләр ике фестивальгә бүленә "Без "Нәүрүз" фестивале кунакларын һәм Казан тамашачысын төрле спектакль белән таныштырырга тиешбез", - ди театр тәнкыйтьчесе.

(Казан, 5 июнь, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Татарстандагы дәүләт театрлары чыгарган иң яхшы спектакльләр «Нәүрүз» театр фестивалендә генә катнашмаска да мөмкин. Театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов «Татар-информ» хәбәрчесенә татар театрларының «Нәүрүз» театр фестивале программасына кертелү нечкәлекләре турында сөйләде.

Татар театрлары соңгы елларда чыгарган иң яхшы спектакльләр Татарстанның ике халыкара театр фестивалендә катнаша ала. Болар - «Нәүрүз» һәм «Буа: диалог киңлегендә» халыкара театр фестивальләре.

«Кайбер яхшы спектакльләр Буа театр фестивалендә катнашты. Безнең бу фестивальне дә күтәрәсе килә. Кабатланмаска тырыштык. Минзәлә белән Әлмәт театры Буа фестиваленә катнашмады, алар Казанга килде», - дип аңлатты Нияз Игъламов. Ул төрләндерү өчен Буада фестивальдә катнашкан театр тәнкыйтьчеләрен Казанга чакырмаска тырышуын да әйтте.

«Фестиваль программасындагы бөтен әсәрне мин ошатып бетермәскә дә мөмкинмен. Ләкин андый спектакльләр башка эстетиканы күрсәтә. Без фестиваль кунакларын һәм Казан тамашачысын төрле спектакль белән таныштырырга тиешбез. Кемгә нәрсә ошый бит!» - ди ул.

  • «Нәүрүз» театр фестивале программасына кертелгән ике татар спектаклен «Алтын битлек» экспертлары караган. Болар - Әлмәт театрының «Тынлыкта да урын бар» һәм Минзәлә театрының «Салкын кын» спектакльләре.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10