ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Лениногорскиның Иске Иштирәк авылында ат җигеп, сөлге җыйганнар

5 июнь 2019, 09:00 , Фото: zamansulyshy.ru/news/bezge-yazalar/iske-ishtirkt-at-igep-slge-yydylar-fotolar

Лениногорскиның Иске Иштирәк авылында ат җигеп, сөлге җыйганнар Авылда бердән-бер ат асраучы Рөстэм Гайсин үзенең алашасын бизәп, бүләк җыярга алып чыккан.
(Казан, 5 июнь, "Татар-информ", "Заман сулышы"). Лениногорск районы Иске Иштирәк авылында Сабан туе алдыннан "Сөлге жыю" йоласын уздырдылар. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Авылыбызда бердән-бер ат асраучы Рөстэм абый Гайсин үзенең алашасын матур бизәп, авылның сылу кызларын һәм егетләрен утыртып, сөлге җыярга чыкты.
 
Кызлар җырлап һәм биеп авыл халкын сөендереп, Сабан туена чакырып йөрде.
 
Иске Иштирәк Сабан туе 8 июнь көнне үткәрелә, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10