ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Чирмешән Сабан туенда иң матур өйчекне билгеләячәкләр

5 июнь 2019, 02:00 , Фото: nashcheremshan.ru

Чирмешән Сабан туенда иң матур өйчекне билгеләячәкләр Гран-при откан авыл җирлегенә иң зур бүләк – суыткыч.
(Казан,  5 июнь,"Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Гөлсирә Шәрифуллина). Быел да Чирмешәндәге район Сабан туенда “Иң яхшы шатер, өйчек, милли почмак” бәйгесе узачак. Бу хакта район басмасы яза. 
 
Әлеге конкурсның төп максаты – район территориясендә яшәүче төрле милләт халкының горе-гадәтләрен, телен, мәдәниятын саклап калуга булышлык итү.
 
Махсус комиссия җиңүчеләрне өйчекләрнең бизәлеше, милли гореф-гадәтләрне, кәсепләрне күрсәтү, милли ашларны тәкъдим итү, кунакларны каршы алу критерияләреннән чыгып ачыклаячак.
 
Әлеге бәйгедә җиңүчеләрне Сабантуй барышында бүләкләргә карар кылынган. Гран – при откан авыл җирлегенә иң зур бүләк – суыткыч. Башка җиңүчеләрне дә кыйммәтле призлар көтә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10