ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Камил Сәмигуллин Ураза гаете өчен оешкан мәйданчыклар күп булуын уңай бәяләде

4 июнь 2019, 17:52 , Фото: Михаил Захаров

Камил Сәмигуллин Ураза гаете өчен оешкан мәйданчыклар күп булуын уңай бәяләде Татарстан мөфтие барлык мөселманнарның да "Рамазан Фест" бәйрәме мәйданчыгына сыеп бетә алмаганын әйтте.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөселманнар өчен Ураза гаете уңаеннан оештырылган мәйданчыкларның күп булуын уңай бәяләде. Бу хакта ул Казанда үткән “Рамазан Фест” бәйрәмендә “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Бездә мөселманнар да күп, мәчетләр дә. Мәйданчыклар никадәр күбрәк булса, шулкадәр әйбәтрәк. Бөтен мөселманнар “Рамазан Фест” бәйрәменә килсә, без сыешып бетмибез”, - диде ул.

Камил Сәмигуллин “Рамазан Фест” бәйрәмен киләсе елда да узармы икәнен әлегә әйтә алмады. “Без әлегә ул бәйрәмне гел узачак дип әйтә алмыйбыз. Барысы да һава торышына карап билгеләнә. Салкын, яңгыр булырга мөмкин”, - диде хәзрәт.

Камил хәзрәт Рамазан аеның ел саен күчеп баруын искәртте. “Шуңа күрә киләсе елларда нәрсә, ничек була – әйтә алмыйбыз. Әлбәттә, насыйп булсын”, - дип теләде ул.

“Без бүген үз-үзебезгә төп сорауны бирергә тиеш: Рамазан үтте, ә алга таба нәрсә? Рамазан аенда гына гыйбадәт кылырга кирәкме? Бу ай эчендә алган нигъмәтләрне без ел буена җиткерергә тиеш. Аллаһы Тәгалә уразаларны, тәравих намазларны, садакаларны кабул итсен”, - диде ул.

“Быелгы Рамазан аеннан соң Аллаһы Тәгалә гөнаһларыбызны ярлыкасын иде, яңадан гөнаһларны кылмас өчен, безгә сабырлыгын әйләсен иде”, - диде Камил Сәмигуллин.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10