ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Айрат Заһриев "Рамазан Фест" Ураза гаетенең асылын тоярга ярдәм итә дип саный

4 июнь 2019, 17:30 , Фото: Михаил Захаров

Айрат Заһриев "Мөселманнар гына түгел, башка дин әһелләре дә Рамазан аенда игелекнең күбрәк эшләнгәнен белсен иде", - ди “Рамазан Фест” бәйрәмен алып баручы.

(Казан, 4 июнь, “Татар-информ”, Зилә Мөбәрәкшина). Казанда беренче тапкыр үтүче “Рамазан Фест” бәйрәменең алып баручысы Айрат Заһриев әлеге чара ярдәмендә Ураза гаетенең асылын тоеп була дип саный. Бу фикерен ул “Татар-информ” хәбәрчесенә сөйләде.

“Бүген, ураза гаетендә мәдрәсә һәм мәчетләрдә төрле бәйрәмнәр узганын беләбез. Ә без барысын да берләштерергә теләдек һәм бәйрәмнең “тәмен” күрсәтергә ниятләдек”, - диде ул.

Айрат Заһриев гадәти булмаган сценарий төзегәнен әйтте. “Мин – әти ролендә, улым Мансур белән гаилә темасына фикер йөртәбез. Бигрәк тә, гаилә кыйммәте, аның асылы турында сөйләшәбез. Барлык мәсьәләгә дә һәр кешегә аңлашылырлык итеп, кагылабыз”, - диде ул.

“Мөселманнар гына түгел, башка дин әһелләре дә кешеләрнең Рамазан аенда бер-берсенә тагын да яхшы, игелекле мөнәсәбәттә булганын аңласын иде”, - дип сөйләде алып баручы.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10