ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Спорт

Димитрис Прифтис тагын бер ел "УНИКС" командасында баш тренер булачак

4 июнь 2019, 16:14 , Фото: Ильнар Тухбатов/архив

Димитрис Прифтис тагын бер ел Яңа контракт аны тагын бер сезонга озайту мөмкинлеге белән бер елга исәпләнгән.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). "УНИКС" командасының баш тренеры Димитрис Прифтис Казан клубы белән яңа контракт имзалады. Бу хакта баскетбол клубының рәсми сайтында хәбәр ителә.

«Тренерның барлык турнирларда иң югары урыннарга дәгъва итә алырлык көндәшлеккә сәләтле команда төзи алачагына ышанабыз», - диелә хәбәрдә.

Яңа контракт 1+1 системасы буенча төзелгән, ягъни бер елга тагын бер сезонга озайту мөмкинлеге белән исәпләнгән.

Прифтис "УНИКС" командасын 2017 елдан бирле җитәкли. Бу сезонда аның җитәкчелегендә казанлылар Европа Кубогы һәм ВТБ Бердәм лигасы ярымфиналына кадәр барып җитте.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10