ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Белгечләр эсседә эчәсе килүне басу өчен иң яхшы эчемлекне атады

4 июнь 2019, 17:00 , Фото: Михаил Захаров/архив

Белгечләр эсседә эчәсе килүне басу өчен иң яхшы эчемлекне атады Әчкелт сок эчәргә кирәк, анда организмда әчелек балансын тигезлектә тотарга ярдәм итүче органик кислоталар бар.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Эсседә организмда тоз балансын яңартучы эчемлек - су ике тапкыр күбрәк кушылган алма согы. Шул хакта Россия сок җитештерүчеләр берлеге проекты җитәкчесе Людмила Хомич хәбәр итте. Бу хакта «Российская газета» яза.

Эчемлектә организмдагы су-тоз балансы өчен җавап бирә торган калий булуы мөһим, дип билгеләп үтелә.

Әмма сусауны басу өчен сокларны су белән яртылаш кушу яхшырак, диде Хомич. «Соклар, шулай да, алар туклану өчен, эчәр өчен түгел. Эсседә суны чикләнмәгән күләмдә эчәргә мөмкин булса, сокларны чикләү кирәк», - диде эксперт.

Аның әйтүенчә, диетологлар сокны тәүлегенә бердән өч стаканга кадәр күләмдә эчәргә киңәш итә.

Людмила Хомич әчкелт соклар — әфлисун, грейпфрут яки җиләк морслары эчү яхшырак, дип саный. Аларда организмда кислоталар балансын сакларга ярдәм итә торган органик кислоталар бар.

«Шулай ук сусауны яшелчә соклары да яхшы бастыра. Аларда шикәр җиләк-җимеш сокларына караганда азрак. Шул ук вакытта микроэлементлар составына да бай, эсседә бу яхшы. Әмма томат согын тозы аз микъдарда булганын сайлап алу яхшырак», - диде эксперт.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10