ҺАВА ТОРЫШЫ +10 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Камал театры вәкиле Кабан күле буена койма урнаштыру турында аңлатма бирде

4 июнь 2019, 14:47 , Фото: Владимир Васильев

Камал театры вәкиле Кабан күле буена койма урнаштыру турында аңлатма бирде Илшат Латыйпов коймаларны урнаштыру карары театр җитәкчелеге карамагында кала, чөнки фестиваль кунакларының куркынычсызлыгы өчен ул җавап бирә, диде.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Камал театры матбугат хезмәте җитәкчесе Илшат Латыйпов Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетованың Instagram битендәге язмасын шәрехләде. Президент ярдәмчесе Кабан күле яр буенда Нәүрүз фестивален үткәрү вакытында койма куелуын тәнкыйтьләгән иде.

Илшат Латыйпов туй пикникларын Россия Федерациясе субъектларыннан һәм чит илләрдән рәсми делегацияләр катнаша торган Халыкара фестиваль белән чагыштырырга кирәкми, диде. «Аларның иминлеге өчен без җавап бирәбез, ә сез түгел», — дип мөрәҗәгать итте ул пост авторына.

Моннан тыш, ул Татарстан Министрлар Кабинеты карарына сылтама китергән. Анда урам чараларын үткәрү кагыйдәләре регламентланган һәм коймалар кирәклеге әйтелгән.

«Чаралар үткәрү шартларын сайлаганда без Эчке Эшләр министрлыгы кагыйдәләренә өстенлек бирәбез, чөнки берәр хәл булганда сезгә түгел, ә аларга шалтыратачакбыз», — диде Латыйпов һәм казанлылар һәм башкала кунаклары алдында уңайсызлыклар өчен гафу үтенде.

Наталия Фишман-Бемамбетова комментарийларда җавап бирде. Ул үзен һәм башка казанлыларны ачык концерт вакытында Нәүрүз фестивале сәхнәсе түгел, ә «җәмәгатьчелек киңлеге башка кешеләр өчен ябык» булуы борчуын белдерде.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10