ҺАВА ТОРЫШЫ +11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Әлки җитәкчеләре мәчетләргә мөселманнарны Ураза гаете белән котларга килде

4 июнь 2019, 20:00 , Фото: alki-rt.ru

Әлки җитәкчеләре мәчетләргә мөселманнарны Ураза гаете белән котларга килде Бәйрәм иртәсендә Әлки районының барлык 30 мәчетендә халык җыелды.
(Казан, 4 июнь,"Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Бүген Әлки районы җитәкчеләре Ураза гаете уңаеннан мәчетләргә килүчеләрне шәхсән тәбрикләде. Бу хакта район басмасы хәбәр итә. 
 
Бәйрәм иртәсендә  Әлки районының барлык 30 мәчетендә дә халык җыелды. Алар бергә  гает намазы укыды,вәгазьләр тыңлады,сәдакалар таратты. 
 
 
 
Әлки районы башлыгы Александр Никошин Түбән Әлки  авылы мәчетендә булып,мөселманнарны Ураза гаете белән котлады,hәркемгә сәламәтлек,иминлек теләде. 
 
"Рамазан ае мөселманнар өчен зур сынау булды.  Тоткан уразаларыгызны Ходай кабул итсен, укыган догаларыгызның әҗерен бирсен", - диде район башлыгы.  
 
Район башлыгы урынбасары Рәшит  Билалов - Урта Әлки мәчетендә, ә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов Яңа Салман мәчетендә булып, халыкны бәйрәм белән тәбрикләде.  

Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10