ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Янымда Дәнифем булмаса, тавышым өзелә - "Ватаным Татарстан"

4 июнь 2019, 17:18

Дәниф Шәрәфетдинов – иң популяр чагында сәхнәдән юкка чыгуы белән дә истә калган җырчы.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ", "Ватаным Татарстан", Гөлинә Гыймадова). Була шундый кешеләр, алар белән сөйләшкәннән соң тормыштагы вак-төяк мәшә­кать­ләрдән зарлануларың өчен чын күңелдән ояласың. Актаныш районындагы Киров авылында яшәүче Зәмфирә апа әнә шундый зат. Аның янына баруыбызның сәбәбе дә бар. Зәмфирә апа татар эстрадасы­ның моңлы, сабыр һәм көчле рухлы җырчысы – Дәниф Шәрәфетдиновны тәрбияләп үстергән ана. Без сәләт нинди мохиттә ярала, ничек үсә дигән сорауга җавап эзләп бардык.

Җыйнак кына йорт. Өй тү­рен­дә япма белән ябылган гармун тора. Радиодан акрын гына музыка агыла, кемдер өзгәләнеп озын көй уйный... Өйгә коймак исе таралган. Сигезенче дистә­сен ваклаган Зәмфирә апа өй эчендә бөтерчектәй бөтерелә. Әле аш-суын кайгырта, шул арада хәл-әхвәл белешеп, сорауларга җавап бирергә дә җай таба.

– Җыр ул нәрсә дисеңме? Сөяксез тел күп сөйләсә дә, күңел түрендәге хисләрне, сер­ләрне әйтеп җиткерә алмый бит. Менә шунда җыр ярдәм итә дә инде. Дәниф авылга кайтса, кулына гармун алмыйча калмый. Мин аның халәтен күңеле сайлаган көйләр аша аңлыйм. Кеше моң­ланганда акыл артка чигенә. Син ярамый дигәнне читкә куеп торасың, күңел капкалары киң итеп ачыла. Улың күңелен ачкан икән, син ничек түзеп торасың инде?! Аңа кушылып җырлый башлыйм. Күздән яшьләр акканчы, күңел керләреннән арынганчы җырлыйбыз. Аннан икәү чәй эчәбез. Бер атналык көч тупладым, әни, дип китә балакаем. Дә­ниф теле ачылганнан бирле җыр­лап үскән бала шул ул, – ди ул.

Ана чәй ясаган арада төп­чегенең балачагына кайтып ки­лә. Аның бик сөйкемле, акыллы бала булуын телгә ала. Көче җитмәгәнне күтәрә, булдырмас­тайны булдырырга тырыша дип искә ала. Әллә шуның белән өзлектеме икән, дип берара тын кала.

Киров, гомумән, җырлы-моң­лы авыл ул. Әле берничә ел элек кенә Киров халык театры “Идел-йорт” фестивалендә гран-при алды. “Гөргөри кияүләре”н тәкъ­дим итте кировлар, җырга оста икәнлекләрен дә күрсәттеләр. Шуларны хәтердән үткәреп, Зәмфирә апага, театр дигән булып, эш калдырып йөри инде халык дим, уенын-чынын бергә кушып. Ул сынын турайтып берара сынап карап тора да, битәрләсәң яхшы түгел, яхшылык белән сеңдерим дигәндәй, салмак кына сөйләп китә:

– Үз гомеремдә кайда гына эшләмәдем, кызым. Пилорамда да, төзелештә дә, колхозда да. Биш ел сөт җыйдым. Миңа авыл­ның чабышкы атын бирделәр. Акыллы, әмма дуамал иде, бахыркаем. Сабан туе җитәрәк, дәртен тыя алмый, баскан урынында биеп тора, бөтен сөтне чайпалдырып, түгеп бетерә иде. Халык театрына аяк баскан кеше дә нәкъ шундый халәт кичерә. Аның спектакльләрдә катнашасы, катнаша алмый икән инде, авылдашларының уенын барып күрәсе килә. Менә мин хәзер катнашмыйм, барып карыйм. Җан рәхәтлекләре алып кайтам. Дә­ниф тә шулай. Аның җырлыйсы, концертлар куясы килә. Тик сәламәтлеге генә чамалы шул...

Зәмфирә апа биш бала тәр­бияләп үстергән. Бер баласын, ирен салкын гүргә иңдерергә, бала хәсрәтләрен күтәрергә дә язган аңа. Абыйсының үлем хә­бәрен әйтергә дип авылга кайтканда Дәнифе дә һәлакәткә тарыган. Шуннан бирле сәламәтлеккә мантымый, дип өзгәләнә ул.

Бу гаиләдә бөтен кеше җыр­лый, Дәниф аеруча моңлы икән. Ләкин әти-әни башта балала­рының бу шөгылен бик кабул итеп тә бетерми. “И, бала, юрган асларына качып гармун тарткан була, җырлаган була, таланты юк бит инде”, – ди бер көнне Зәм­фирә апа иренә. Дәниф моны ишетә. Шушы сүзләрне әле дә онытмый, ди ана.

Кызыксынып китеп, Дәниф Шәрәфетдинов белән элемтәгә кердек. Чыннан да хәтерли икән әнисенең әлеге “диагноз”ын:

– Минем башта табиб булырга дигән уем бар иде. Шуңа күңеле төште бугай әти-әнинең. Уйлап баксаң, тумыштан җырчы булырга язгандыр инде миңа. Чөнки әти дә, әни дә бик матур җырлый. Шуңа күрә укытучылар кечкенәдән сәхнәгә тартты. Халык җырларына мөкиббән идем. Иртәнге алтыда Башкортстан радиосын тыңлап була. Кинәнә идем башкорт җырларын тың­лап! Дүртенче сыйныфта укыгандамы икән, Актанышта фестиваль узды. Анда авылыбызның фольклор ансамбле белән чыгыш ясадым. Шунда Миңгол Галиев күреп алган, сиңа бу тавышны әрәм итәргә ярамый, Казанга укырга кил, диде. Шулай итеп Казан мәктәбе укучысы булып киттем. Өч атна түздем дә, сагынып, кире авылга кайттым. Шуннан бирле гел сәхнәдә мин. Күбрәк юмористик номерлар белән чыгыш ясадым. Хәтта музыка көл­лиятенә укырга кергәч тә, баянчы булу турында уйладым. Ак­рын­лап җырлый башладым. Берзаман авылга концерт куярга кайттык. Концерттан соң әнидән, йә, әни, бармы талантым, дип сорадым. Аркамнан какты. Безнең әни мактый да, мактана да белә торган кеше түгел. Мин дә шулай. Кайчак, Актаныш кешесе түгел­сеңдер лә син, дип тә әйтәләр...

Дәниф Шәрәфетдинов – иң популяр чагында сәхнәдән юкка чыгуы белән дә истә калган җырчы. Сүз уңаеннан бу хәлләр турында да сораштык. Ул болай җавап бирде:

– Кызыксынган кеше белә инде аны. 2003 елга кадәр җыр­ла­дым. Аннан соң Себергә киттем, Нижневартовск шәһәрендә ярты елдан артыграк Милли мәдәни үзәктә эш­ләдем. Нишләп киттемме? Хез­мәт хакы бик аз вакыт иде ул. Мин училище дипломы белән генә калган җырчы, гаиләле булгач, вузда укуны дәвам итү мөмкинлеге булмады. Дуслар, музыкант кирәк, дип чакырды да тәкъдимне кабул иттем инде. Салкын тидереп, күңел төшен­келеге белән кайттым. Яңа елда 52 градус салкын булуы истә. Без бит андый шартларга ияләш­мәгән. Кайту белән хастаханә юлын таптау башланды. Диагноз куя алмыйлар гына бит. Ике ел шулай үтте. Гәүдәм авырлыгы 68 килограмм иде, 38гә калды. Аңа кадәр машина белән һәлакәткә очраган идем. Күрәсең, вакытында бөтен җәрәхәтне дә күреп бетерә алмаганнардыр. Чөнки һәлакәттән соң “Бәйрәм” ансамб­лендә дә эшләдем, үз төркемем белән дә концертлар куеп йөр­дем. Сызлансам да, хәл түзәрлек иде. Баксаң, умыртка сөягендә өч җирдә җәрәхәт булган икән. Мин шул килеш эшләп йөргән­мен. Әти-әни, хатыным, балала­рымның миңа мөлдерәп карап торулары ихтыяр көчен арттырды. Акрынлап тормышка кайта башладым. Барысын да яңадан өйрәнергә туры килде.

Дәниф Шәрәфетдинов узган елны Чаллыда Хәния Фәрхи истә­легенә багышланган концертта чыгыш ясады. Моңы белән бөтен халыкны тетрәндер­де ул. Сабан туйларында да бик катнашасы килә дә, быел янә өзлегеп киткән икән. Авырлык­лар бар, Алла боер­са, аларны җиңәм дә, җыр­лыйм әле мин, ди, ышандырырлык итеп. Сабан туе дигәннән. Моннан берничә ел элек Зәм­фирә апа Сабан туенда җырлаган икән. “Озата барма” – иң яраткан җырым, шуны сайлаган идем, ди. Янымда Дәниф басып торса гына җырлыйм, дигән шарт та куйган булган. Улы янына чыккан. Без дә шушы җырны җырлавын үтен­дек. Зәмфирә апа ялындырып тормады, ләкин җырлап бетерә алмады. Дәни­фем янымда булмаса, тавышым өзелә шул, ди ана.

Менә шулай... Сорау белән бардык, гыйбрәт төяп кайттык.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10