ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Фән һәм мәгариф

Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе бара

4 июнь 2019, 15:27 , Фото: архив/Салават Камалетдинов

Татарстанда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит Былтыр 94 499 беренче сыйныф укучысына һәм 2 - 11 сыйныф укучыларына 249 077 109 сумлык ярдәм күрсәтелде.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). 1 июньдә Татарстан Республикасында традицион «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе старт алды. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Халыкара балаларны яклау көнендә Бөгелмә, Буа, Кайбыч, Мөслим, Теләче, Чистай муниципаль районнарында һәм Казан шәһәрендә булачак 353 беренче сыйныф укучысы матур портфельләргә ия булды.

Алдагы 2007 - 2018 елларда акция кысаларында  94 499 беренче сыйныф укучысына һәм 2 - 11 сыйныф укучыларына  249 077 109 сумлык ярдәм күрсәтелде. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10