ҺАВА ТОРЫШЫ +15 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Белгечләр чәй пакетларында эчәклек таякчыгы тапкан

4 июнь 2019, 12:47 , Фото: архив/Рамиль Гали

Белгечләр чәй пакетларында эчәклек таякчыгы тапкан Пакетланган чәйнең ике маркасында күгәрек күләме рөхсәт ителгән максималь дәрәҗәдән өч-дүрт тапкырга арткан.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). «Роскачество» оешмасы иң популяр яфраклы һәм пакетланган чәйләрне тикшергән. Аларның кайберләрендә эчәклек таякчыгы, күгәрек һәм пестицид эзләре табылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Экспертлар 35 сәүдә маркасының яфраклы һәм пакетланган 48 чәен тикшергән. Продукт 178 төрле сыйфат һәм куркынычсызлык күрсәткечләре буенча тикшерелгән. «Роскачество» оешмасы җитди хокук бозулар, шулай ук буягычлар, ароматизаторлар, ком яки чүп үләннәре кушылмалары бер генә чәйдә дә булмаган. 

Әмма пакетланган 11 чәйдә эчәклек таякчыгы бактерияләре төркеме табылган.

Моннан тыш, пакетланган чәйнең ике маркасында күгәрек күләме рөхсәт ителгән максималь дәрәҗәдән өч-дүрт тапкырга арткан.

Белгечләр 40 чәйдә минималь күләмдә пестицид эзләрен ачыклаган,тик кеше сәламәтлеге өчен алар куркыныч түгел.
 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10