ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

Россия статистика хезмәте иң югары хезмәт хакы булган тармакларны атады

4 июнь 2019, 11:24

Аерым алганда, нефть чыгару өлкәсендә эшләүчеләр сәгатенә 700 сумнан артык акча алалар.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). Нефть һәм табигый газ чыгару өлкәсендә эшләүчеләр сәгатенә 793 сум тирәсе хезмәт хакы ала, тәмәке эшләнмәләре җитештерү өлкәсендә - 739 сум, кокс һәм нефть продуктлары җитештерү өлкәсендә бер сәгать эчендә хезмәт өчен түләү 734 сум тәшкил итә. 2018 елда хезмәткәрләрнең уртача исәпләнгән хезмәт хакы турында Россия статистика хезмәте таблицасы ведомство сайтында бастырылган. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Шул ук вакытта сәламәтлек саклау һәм социаль хезмәт күрсәтүләр өлкәсендә хезмәт хакы үсешенең иң югары темпы билгеләнә. 2017 ел белән чагыштырганда, бер сәгатьлек хезмәт хакы 23 процентка - 260 сумга кадәр артты. Нефть чыгару өлкәсендә хезмәт хакы үсеше 8 проценттан артмаган, тәмәке җитештерү - 2,6, кокс һәм нефть продуктлары җитештерү – 8 процент.

Росстат мәгълүматларына караганда, түбән хезмәт хакы сәгатенә үсемлекчелек һәм терлекчелек өлкәсендә билгеләнгән. Үсемлекчелек һәм терлекчелектә -186,5 сум, тире эшләнмәләре җитештерү өлкәсендә - 181 сум һәм кием җитештерү өлкәсендә 188 сум тәшкил итә.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10