ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Мәдәният

Татар шамаиле галереясендә «Хәзерге сәнгатьтә гарәп графикасы» күргәзмәсе ачыла

4 июнь 2019, 10:37

Казан Кремленә һәм «Кол Шәриф» мәчетенә килүчеләр танылган профессиональ осталарның да, яшь рәссамнарның да яңа әсәрләрен күрәчәкләр.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ»). 5 июньдә башкалада «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар шамаиле галереясендә «Яңа чикләр: Хәзерге сәнгатьтә гарәп графикасы» дигән күргәзмә ачыла. Күргәзмә хәзерге заман һәм ислам сәнгате алымнарын берләштерүче рәссамнарны туплый. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Тамашачылар танылган профессиональ осталарның да, яшь рәссамнарның да яңа әсәрләрен күрәчәк. Экспозициядә Айрат Хисмәтуллинның (Екатеринбург) экспрессив картиналары, Ришат Сәлахетдиновның күп катламлы эшләре, Зөфәр Низаминың чәчәк барельефлары, Роза Хуҗинаның метафорик әсәрләре, Рөстәм Шәмсутовның математик геометриясе тәкъдим ителәчәк.

Рәссамнар гарәп шрифтларын кыю стильләштерү белән заман сәнгатенә хас төрле техника, материаллар һәм сәнгать алымнарын кулланалар.

Осталарның һәркайсы текст мәгънәсен тапшыру өчен шәхси сәнгать алымнарын куллана. Әмма барлык авторларны да ислам сәнгате традицияләрендә калып, үз заманын чагылдыру омтылышы берләштерә. Бу җыентык шулай ук классик каллиграфия кебек, изге Коръән рухында һәм, абстракт формасына карамастан, дини эчтәлек белән тулыландырылган.

Казан Кремленә һәм «Кол Шәриф» мәчетенә килүчеләр Россиянең заманча ислам сәнгате белән таныша алалар. Күргәзмәне ачу тантанасы 16.00 сәгатькә планлаштырылган.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10