ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Икътисад

2020 елда Түбән Кама районында 100 млн сумга сугым цехы төзеләчәк

4 июнь 2019, 10:16 , Фото: архив/Рамиль Гали

2020 елда Түбән Кама районында 100 млн сумга сугым цехы төзеләчәк
Объект район территориясендә ит эшкәртү чылбырын төзергә мөмкинлек бирәчәк.

(Казан, 4 июнь, «Татар-информ», Диана Авакян). 2020 елда Түбән Кама районында айга 180 тоннага мал сую цехы төзү планлаштырыла. Бу хакта «Татар-информ»га район матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

«Инвестицияләр күләме 100 млн сум тәшкил итәчәк. Әлеге цехның булуы район территориясендә ит эшкәртү чылбырын төзергә мөмкинлек бирәчәк», - диелә хәбәрдә.

2018 елның май аенда Түбән Кама районында «Түбән Кама» кулланучылар кооперативы төзелде, дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә. Кооператив районның 26 торак пунктын беренче кирәкле азык-төлек һәм товарлар белән тәэмин итә. Шәһәр һәм район мәктәпләре һәм балалар учреждениеләре җәмәгать туклануына продукция китерүдән кергән табыш 3,9 млн сум тәшкил иткән.

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10