ҺАВА ТОРЫШЫ +18 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

"Татар-информ"да Ык буе авыллары Сабан туе турында сөйләшәчәкләр

4 июнь 2019, 09:41

Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.

(Казан, 4 июнь, "Татар-информ"). Иртәгә, 5 июньдә, 13:00 сәгатьтә "Татар-информ"да Ык бу авыллары Сабан туе һәм фәнни-гамәли чарага багышланган матбугат конференциясе булачак.

Чарада конференциянең инициаторы һәм оештыручысы, Башкарма комитет рәисенең фәнни-оештыру эшләре буенча урынбасары, тарихчы-археолог Альберт Борһанов, конференция һәм Сабантуй уздыру буенча Башкарма комитет әгъзасы, Актаныш районыннан җаваплы оештыручы, Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Нурлыева Ләйсән, Сабантуйны оештыру комитеты әгъзасы, Бөтендөнья татар эшмәкәрләренә ярдәм итү ассоциациясе башкарма директоры Уразаев Фәрит катнашачак. 

"Татар-информ" сайтында матбугат конференциясеннән онлайн трансляция оештырылачак. Сорауларны онлайн-видеога комментарий аркылы яисә WhatsApp мессенджеры аша +7 (927) 037-91-10 номерына юлларга мөмкин. Гаммәви мәгълүмат чарасының исемен күрсәтү сорала.

Аккредитация өчен электрон почта: pr@tatar-inform.ru
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10