ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Чирмешәннең “Мөшбикә“ мәчете бакчасында “исемле” агачлар үсә

4 июнь 2019, 09:00 , Фото: nashcheremshan.ru/

Чирмешәннең “Мөшбикә“ мәчете бакчасында “исемле” агачлар үсә “Мөшбикә” мәчете ишегалдын киләчәктә алма, груша, чия, слива агачлары бизәячәк.
(Казан,  4 июнь,"Татар-информ", "Безнең Чирмешән", Марат Гомәров). Чирмешәннең “Мөшбикә“ мәчете бакчасында “исемле” агачлар үсә. Бу хакта район басмасы яза.  
 
“Мөшбикә” мәчете  ишегалдын киләчәктә алма, груша, чия, слива агачлары бизәячәк.
 
Мәчет имамы Рафаэль Сафин әйтүенчә, аларны кайбер якташларыбыз үз гаиләләре исеменнән утыртканнар. Үсентеләргә дигән акчаны исә Себердә эшләүче якташларыбыз, әлеге мәчетне төзетүче, Әмирдән бертуган Әгъләмовлар биргән.  
 
“Исемле агачлар” утырту  әле тагын дәвам  итәчәк. Чиләкләрдә үстерелгән үсентеләр җәен дә тамыр җибәрә икән.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10