ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Апас райоында бер кешегә 2,6 литр спиртлы эчемлек туры килә

4 июнь 2019, 23:00

Районда махсус лицензиясе булган 79 сату ноктасында спиртлы эчемлекләр сатыла.
(Казан, 4 июнь, "Татар-информ", "Йолдыз", Ришат Җамалиев). Апас районында бер кешегә 2,6 литр спиртлы эчемлек туры килә. Җирле басма шулай дип хәбәр итә. 
 
"Бүген районда махсус лицензиясе булган 79 сату ноктасында спиртлы эчемлекләр сатыла. Шуларның унөче район үзәгендә урнашкан. Хәзер сыра белән сәүдә итүчеләр эшчәнлеге дә дәүләт күзәтүе астына куелды,-диде район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.
 
Бу хакта ул алкогольле эчемлекләр әйләнешен күзәтүдә тоту район даими комиссиясенең чираттагы утырышында әйтте һәм әлеге  төр продукция әйләнеше документлары ЕГАИС системасы аша көндәлек теркәлеп баруын искшртте. 
 
Быелның 3 аенда район күләмендә барлыгы 4900 декалитр алкогольле эчемлекләр сатылган. Моны 0,5 литрлы шешәләргә күчерсәк, бу барлыгы 49 мең шешә дигән сүз. 
 
Районда яшәүчеләр санына бүлсәк, бер кешегә 2,6 литр спиртлы эчемлек туры килә... Бер үк вакытта районда спиртлы эчемлекләр белән сәүдә итү былтыргы күләмнең 95 процентын тәшкил итә, диелә хәбәрдә. 
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10