ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлмәттә яшәүчеләр 7,5 тонна кулланылган батарейка җыйган

4 июнь 2019, 22:00

Тантаналы шартларда иң актив һәм битараф булмаган кешеләрне Мактау грамоталары белән бүләкләделәр.
(Казан, 4 июнь, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). Республика акциясе кысаларныда әлмәтлеләр 7,5 тонна кулланылган батарейка җыйды. Бу хакта район басмасы хәбәр итә.
 
Әлеге акциядә балалар гына түгел олылар да бик теләп катнашты. Батареяларны җыю Әлмәттә 1 апрельдән 31 майга кадәр  дәвам итте. 
 
Сынау проекты булган бу акция берьюлы республиканың Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама, Чистай һәм Азнакай кебек эре шәһәрендә старт алды.
 
Акциягә нәтиҗәләр ясау чарасы Экология һәм табигатьтән файдалану департаментында узды. Тантаналы шартларда иң актив һәм битараф булмаган кешеләрне Мактау грамоталары белән бүләкләделәр. 
 
Бәйге нәтиҗәләре буенча 8 кг батарея җыеп өченче урынны 25 нче мәктәп командасы алды, 10 кг батарея җыючы  1 нче гимназия укучылары 2 нче урынга ия булды. Ә 202 кг батарейка җыеп 1 нче урынны  лаеклы  рәвештә 7 нче мәктәп алды, диелә хәбәрдә.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10