ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Җәмгыять

Әлки районы Базарлы Матак авылы аша үтә торган автомобиль юлы төзекләндерелә

4 июнь 2019, 05:00 , Фото: alki-rt.ru/

Әлки районы Базарлы Матак авылы аша үтә торган автомобиль юлы төзекләндерелә Юлның бер катламын кырдырып алып, аңа тигезләү асфальты җәяргә һәм тагын биш сантиметр калынлыкта асфальт түшәү планлаштырыла.
(Казан, 4 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Базарлы Матак эченнән үтә торган автомобиль трассасы яңартыла башлады. Бу хакта җирле басма яза.
 
Район үзәге аша үтә торган 800 метр озынлыктагы автомагистраль ремонтланачак. Юлның бу өлешендә чокырлар барлыкка килә башлаган иде. 
 
“Алексеевскдорстрой” хезмәткәрләре юлның бер катламын кырдырып алып, аңа тигезләү асфальты җәяргә һәм тагын биш сантиметр калынлыкта асфальт түшәргә җыена. Аннан юл кырыйлары тазартылачак.
 
Юл төзүчеләр Чиябаштан Мулланур Вахитов авылына чаклы биш чакрым  ташлы-комлы катнашмалы (ЩПС) юлны салып бетереп килә. Хәзер анда юл билгеләре генә урнаштырасы кала. Аннан Югары Матактан Абдул Салманга кадәр шундый ук ташлы-комлы юл (4 чакрым) төзеләчәк.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10