ҺАВА ТОРЫШЫ -11 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Дин

Урта Әлки авылы мәчетендә якташлары ифтар уздырган

4 июнь 2019, 01:00 , Фото: alki-rt.ru/

Урта Әлки авылы мәчетендә якташлары ифтар уздырган Казан эшкуары хаҗи Нәзгать Мәгърифәтуллин туган авылында мәчет төзеткән иде.
(Казан, 4 июнь, "Татар-информ", "Әлки хәбәрләре"). Әлки районы Урта Әлки авылы мәчетендә якташыбыз Нәзгать Мәгърифәтуллин ифтар мәҗлесе үткәрде. Бу хакта җирле басма хәбәр итә. 
 
Казан эшкуары хаҗи Нәзгать Мәгърифәтуллин туган авылында бик матур мәчет төзеткән иде. Шуннан бирле ул ел саен диярлек мәчеттә булган чараларда катнаша, ифтар мәҗлесләре үткәрә.
 
 
Ифтарда район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев катнашып, вәгазь сөйләде, Коръәннән сурәләр укыды, мәчеттәгеләрне якынлашып килүче Ураза бәйрәие белән котлады.
 
Урта Әлки мәчете имамы Радик хәзрәт Абдуллин, тәбрикләүләргә кушылып, Ураза гаетен үткәрү тәртибе турында сөйләде.
 
 
Аннары мөселманнар бергәләп намаз укыды, авыз ачты.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10