ҺАВА ТОРЫШЫ +16 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Авыл

Әгерҗе районы Тирсә авылында Сабан туена бүләкне бизәлгән машинада җыйганнар

4 июнь 2019, 03:00 , Фото: agryz-rt.ru/

Әгерҗе районы Тирсә авылында Сабан туена бүләкне бизәлгән машинада җыйганнар Бүләк җыю Исәнбай авылында да оештырылган.
(Казан, 4 июнь, "Татар-информ", "Әгерҗе хәбәрләре"). Әгерҗе районы Тирсә авылында Сабан туена бүләкләрне бизәлгән машинада җыйганнар. Бу хакта җирле басма яза. 
 
Тирсә авылында Сабан туена бүләк җыю – күптәннән килә торган традиция.
 
Милли киемнәрдәге кызлар-малайлар, гармунчылар, җырчы-биючеләр белән бергәләп җыйдылар аны мәдәният хезмәткәрләре. Авыл халкын биетеп, җырлатып, бик күңелле, истә калырлык итеп оештырдылар. Иң мөһиме, бүләк җыйганда урам буйлап бизәлгән машина йөрүе булгандыр...  
 
Бу көннәрдә Исәнбайда да мәдәният хезмәткәрләре бүләк җыю оештырды. Сөлгеләр бәйләнгән колганы тоткан яшүсмерләр, бала-чагалар, мәдәният хезмәткәрләре Өлфәт Тукманов гармунда уйнаган дәртле көйләргә җырлап, урам буйлап узды. 
 
Уңган хуҗабикәләр аларга бүләкләр тапшырды, бергәләп җырлап-биеп күңел ачтылар.
 

 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10