ҺАВА ТОРЫШЫ +17 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Хәвеф-хәтәр

Казанда абыйлы-энеле ике малай югалган

3 июнь 2019, 18:10

Сигез һәм унике яшьлек ике туган өйдән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ"). Казанда сигез һәм унике яшьлек абыйлы-энеле ике малай югалган. Алар өйдән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган. Бу турыда мәгълүматны эзләү отряды социаль челтәрләрдә таратты.

Хәзер волонтерлар югалган балаларны эзләшергә ярдәм итәр өчен кешеләр җыя.

Малайларның әнисе балалары югалу турында гариза язган. Бу турыда "Татар-информ" агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. "Хәзерге вакытта эзләү эшләре бара", - дип аңлаттылар идарәнең матбугат хезмәтендә.  


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10