ҺАВА ТОРЫШЫ +20 oC

Яңалыклар

барлык хәбәрләр Татарстан Россия

Татар матбугаты

Мәктәп белән хушлашу күпмегә төшә? - "Шәһри Казан"

3 июнь 2019, 17:29

Паеткалар белән бизәлгән ялтыравык күлмәкләр Яңа ел бәйрәмендә генә актуаль түгел, алар чыгарылыш кичәсенә дә менә дигән образ тудырырга ярдәм итә.

(Казан, 3 июнь, "Татар-информ", "Шәһри Казан", Алисә Шәрәфиева). Чыгарылыш сыйныф укучылары имтихан нәтиҗәләре, теләгән вузына укырга керә алу-алмавы өчен борчылса, әти-әниләр алдында акча мәсьәләсе килеп баса.

Бер яктан, гомергә бер генә була торган вакыйганы истә калырлык итеп оештырасы килә, икенче яктан, тормыш чыгарылыш кичәсе тирәсендә генә әйләнми бит, башка чыгымнарны да истә тотарга кирәк. Юрганыңа карап аягыңны сузасың, диләрме әле? Быел ата-аналар һәм булачак абитуриентлар мәктәп белән хушлашу өчен ничә сум акча тоткан икән, шуны санап карыйк әле.

Күпме акча җыеласын ата-аналар үзләре хәл итә

Элеккеге хисапчыбыз Илсөяр апа Вәлиуллина саннар белән оста эш итә, акчаны янга калдыру серләрен дә бик яхшы белә ул. Аның кызы Индира быел Казанның 20нче гимназиясен тәмамлады. Алтын медальгә дәгъва кыла икән.

– Медаль алу өчен таләпләр үз­гәрде быел. Хәзер укучының рус теле һәм математикадан БДИ нәтиҗәләре 75 баллдан да ким булмаска тиеш. Улым да мәктәпне медальгә тәмамлады, ләкин андый ук катгый таләпләр юк иде ул вакытта, – ди Илсөяр апа.

Индира республиканың иң дә­рәҗәле уку йортларының берсе Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетына (КГАСУ) укырга керергә җыена. Төп имтиханнарыннан тыш, аңа әле тагын уку йортында эчке имтиханнар тапшырырга туры киләчәк. Моның өчен кыз бер ел буе университетка әзерлек курсларына йөргән. Ә хәзер саннарга күчик.

– Без, ата-аналар, Соңгы кыңгырау һәм чыгарылыш кичәсенә унышар мең сум акча җыелдык. Бер таныш программистым сөйләве буенча, алар егермешәр мең җыелган булганнар. Альбом өчен 2500 сум акча түләдек. Соңгы кыңгырауга 1600 сумга күлмәк белән ак алъяпкыч алдык. Чыгарылыш кичәсенә яңа күлмәк алып тормадык, ­матур киемнәре җитәрлек кызымның. Сең­лемнең кызы да быел мәктәпне тәмамлый – алар 15 меңгә күлмәк тектерә. Прическа белән макияж­ны киленебез бик оста ясый, чыгарылыш кичәсенә дә ул матурлап җибәрәчәк. Һәр укытучыга чәчәкләр һәм 500 сумлык сертификат бүләк иттек. Сыйныф җитәкчесенә сертификатны 1000 сумлыкны алдык. Башка мәктәпләрдә бүләк бәясе тагын да кыйммәтрәк дип беләм әле. Әгәр дә чыгарылыш кичәсе хөрмәтенә оештырылган ресторандагы чарага ата-аналар барса, һәр кешедән тагын 1600 сум акча җыелышабыз. Шуны әйтәсем килә, мәктәп безгә акча җыярга кушмый, күпме акча җыясын ата-аналар комитеты хәл итә, – ди Илсөяр апа.

«Әнием миңа стилист та, дизайнер да»

«Яшь ТНВ» каналы йолдызы Мәликә Мотыйгуллина да быел мәктәпне тәмамлаган икән. Хыялы – журналист булу. Казанның Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясендә белем алган кызның Соңгы кыңгырау кичәсе дә истә калырлык булган.

– Без аны «Оскар» премиясе сыман оештырдык. Һәр кешене сәләте, мәктәптә күрсәткән уңышларына карап, төрле номинацияләр буенча билгеләп киттеләр.

Соңгы кыңгырауга мәктәп формасын әнием текте. Форма белән ак калфак та кигән идем әле мин. Калфакларны әни белән икәү тегәбез, безнең хәтта үз коллекциябез бар. Безнең мәктәптә укучылардан күп акча җыю гадәте гомумән юк. Ләкин мөмкин булганча акча җыярга тырышабыз инде. Соңгы кыңгырауга бизәү өчен шар, чәчәкләр алдык, фотографка 2000 сум акча җыйдык. Чыгарылыш кичәсе 26 июньдә булачак дип билгеләдек. Бу кичә өчен миңа күлмәкне дизайнер Гөлфия Билалова тегәчәк. Әлегә нинди күлмәк буласын да күз алдыма китерә алмыйм. Шуны гына беләм – ул тыйнак, милли стильдәге образ булачак. Күлмәктә иң төп таләбем – тыйнак­лык иде. Әнием миңа стилист та, дизайнер да. Чыгарылыш кичәсенә ул бизәндереп, чәчләремне матурлап җибәрәчәк. Ләкин мин үзем аттестат алу чарасында гына катнашачакмын, ресторанга бармыйм, – ди Мәликә.

«Алтын медальгә барса да, БДИ нәтиҗәләре борчылдыра»

Балык Бистәсе районының I гимназиясен тәмамлаучы Диләрә Фәхриеваның да әти-әнисе кызларының мәктәп белән хушлашу тантанасына инде күптәннән әзерләнә башлаган.

– Чыгарылыш кичәсенә күлмәкне моннан берничә ай элек Казанга барып алдык. Алдан хәстәрләп куймасаң, аннан бетә дә бит ул матур күлмәкләр. Соңарсаң, базарда да кеше күп була башлый. Озын күлмәк алмаска булдык, көндәлектә дә киярлек булсын дип сайладык. Күлмәк – 5000 сумга, туфли 1100 сумга төште. Прическа, макияж да ясатыр­га җыенабыз. Анысына да кызым бер ай алдан язылып куйды. Соңгы кыңгырауга фотограф чакыр­дык, әлегә ул бәясен әйтмәде. Укытучыларга – чәчәкләр, мәктәпкә принтер бүләк иттек.

Соңгы кыңгырау, безнең иске гадәт буенча, 25 май көнне булды. Ак алъяпкычлы көрәнсу формасын узган ел алдык. Бик матур көнгә туры килдек. Әйтерсең һава торышын безнең өчен заказ белән әзерләп куйганнар. Балаларны мәктәптән озаткан вакытта бик авыр булды инде. Шул мизгелдә кызыбыз Диләрәнең Казанга китәсен, ирем белән икәү генә калабыз икәнен аңладым. Күздән яшьләр акты.

Диләрә математика, рус теле һәм физикадан имтиханнар бирә. Алдан кычкырган күкенең башы авырта, диләрме әле, кая укырга керәчәген әлегә әйтәсе килми. Башта имтиханнарын тапшырсын, аннары күз күрер. Алтын медальгә барса да, БДИ нәтиҗәләре борчылдыра, – ди Диләрәнең әнисе Гөлшат апа.

Нәрсә кияргә?

Чыгарылыш кичәсенә нәрсә кияргә, сыйныфташларыңны ничек шаккатырырга белмисеңме? Стилист Лилия Тимерова киңәшләре онытылмас образ тудырырга яр­дәмгә килер.

Итәге күпертмәле, барби күлмәкләре актуаль түгел инде. Хәзер кеше рациональ фикер йөртә. Чыгарылышка алынган күлмәкләрнең аксессуарларын алыштыргач, башка чараларга да киеп барырлык булсын. Бер яктан ул гади, икенче яктан актуаль, төсе һәм фасоны буенча сезгә туры килә торган образ булырга тиеш.

 

Күлмәк сайлаганда, ак төскә басым ясый аласыз. Җәй көне иң актуаль төс бу. Гап-гади күлмәкне дә матур беләзек, зур алка, муенсалар белән икенче төрле итеп «уйнатып» була. Әйтик, беренче фотодагы кыз, ак күлмәк белән бергә, зур матур алка һәм көмеш төстәге туфли кигән.

Паеткалар белән бизәлгән ялтыравык күлмәкләр Яңа ел бәйрәмендә генә актуаль түгел, алар чыгарылыш кичәсенә дә менә дигән образ тудырырга ярдәм итә. Мин аларны ачык босоножкалар белән кияргә киңәш итәм. Ләкин мондый күлмәкле кызлар күп итеп аксессуарлар такмаска тиеш (2нче рәсем).

Киң аксыл палатса чалбарлары, беренчедән, гәүдәне бик матур күрсәтә, икенчедән, барлык кешегә дә килешә. Кыска буйлы кызлар да бу чалбарлардан курыкмаска тиеш, алар, киресенчә, буйны озынайта. Мондый чалбар кигән очракта, өстебездә үзенчәлекле топ һәм блузкалар булырга тиеш. Берничә матур беләзек, күзгә ташланып тора торган муенсалар, матур сумкалар белән әлеге образ «бай» һәм зәвыклы күренәчәк. Киләчәктә бу ак чалбарны эшлекле очрашуларга, дуслар белән кичке ашка да киеп булачак. Топ һәм блузкаларны алмаштырсаң, гомумән, яңа образ килеп чыга әле.

Кушылган комбинезоннар да бик матур күренәчәк. Алар, гадәттә, бер төстә була, шуңа күрә дә фигураны озынайтып күрсәтәчәк. Комбинезон төсләрен үз теләгегез буенча сайлагыз. Ләкин әллә каян күренеп, кычкырып торасыгыз килә икән, кызыл төскә өстенлек бирегез.

Чәчтә эре көдрәдән ясалган прическалар бик матур торачак. Хәзер лакка катырылган, әллә ничә кат көдрәләтеп ясалган чәчләр модада түгел инде. Чәчегезне җиңелчә генә туздырып җыеп куегыз. Артка җыелган «пучок» та зәвыклы торачак. Яңача, матур һәм эре итеп үрелгән чәчләр дә актуаль. Шунысы мөһим – артыгын тырышмагыз. Хәзерге вакытта гадилек өстенлек итә.

 

Егетләргә аксылрак төстәге костюм-чалбарлар сайларга киңәш итәм мин. Көчле затларыбыз әле дә кара, караңгы зәңгәр төсләрдән арына алмыйлар. Аксыл зәңгәр, көрән, соры төсләр образга яңа сулыш өрәчәк, җәй көне дә кияргә кулай булачак. Егетләр костюмны – бер, чалбарны икенче төстәгесен сайлый ала. Куе зәңгәр төстәге костюм, сыек зәңгәр төстәге күлмәк, ак чалбар бик матур булачак. Төрле төсләр белән уйнаган очракта заманча, яшьләрчә образ туа. Аякка да классик ботинка гына килешле дигән сүз түгел. Костюм белән ап-ак кеды һәм лоферлар бик заманча булачак. Ир-ат образында аяк киеме бик зур һәм өстенлекле роль уйный.

 

Татарстанның ата-аналар берлеге социаль челтәрдә мәктәптәге укуларны биш көнгә калдыру тәкъдимен җиткергән. Бу мөрәҗәгатьне Татарстан Президенты, Мәгариф һәм фән министрлыгы, хәтта Россиянең мәгариф министрлыгына да юллаганнар. «Россиядә атнасына биш көн укыта торган мәктәпләр бар. Без дә шулай булуын телибез», – дип, социаль челтәрдә имзалар җыю бара. Иң актив әти-­әниләр әлегә Чаллы шәһәрендә. 


Безгә Telegramда язылыгыз

Әгәр хата күрсәгез, текстны билгеләгез һәм Ctrl + Enter төймәләренә басыгыз

Фикерләр




Бик мөһим һәм кызыклы хәлнең шаһиты булдыгызмы? Редакциягә хәбәр итегез!

+7 927 037-91-10